Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгының проекты республикакүләм экологик проектлар финалына үтте

Иске Иштирәк мәктәбе укучысы Айсылу Хәйретдинова һәм аның укытучысы Рушания Галәветдинованың экология буенча проекты финалга узды.

Хәзер Татарстан Экология министрлыгы каршында проектны тагын бер тапкыр яклыйсы калды.

Билгеле булганча, Иске Иштирәк мәктәбендә “Яшь урманчылар” мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Укучылар һәм экологик берләшмә җитәкчесе Рушания Котдусовна белән бергә күп эшләр башкаралар. Менә чираттагысы -  социаль әһәмияткә ия экологик грантка проект эше язганнар. Проект экологик җиһазлар булдыруга юнәлтелгән. Иске Иштирәк мәктәбе базасында экологик смена оештырырга планлаштырыла.

“Лагерь эшләү барышында укучылар белән урман фонды территориясенә экскурсия, шулай ук флора, фауна дөньясы белән танышу да булачак. Проект эшендә без табигать, табигатьтәге тереклек дөньясы күзәтүләрен тагын да тирәнрәк алып бару өчен җиһазлар кирәклеген күрсәттек”, - дип сөйли укытучы Рушания Котдусовна.

“Экоҗәй” проектын Айсылу Хәйретдинова Татарстан яшьләр экологик оешмаларының “Экодулкын” форумы вакытында тәкъдим иткән. Быел әлеге форумга 63 экологик берләшмәдән 143 катнашучы килгән. “Форум кысаларында төрле интерактив мәйданчыклар да эшләгән. Идел елгасы көнендә, башка катнашучылар белән бергә Айсылуыбыз Казанда елга ярын чистарту буенча зур өмәдә дә катнашты”, - ди укытучы.

Форум барышында социаль проектның структурасы, максатлары турында махсус лекцияләр дә булган. Шулай итеп, Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре Татарстан яшьләр экология берләшмәләре арасында экологик социаль әһәмиятле проектларның икенче республика конкурсының финалына үттеләр. Әлеге конкурсны Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән «Будет чисто» региональ иҗтимагый оешмасы үткәрә.

“Яшь урманчылар”га һәм аларның җитәкчесенә алга таба да уңышлар телибез.

Розалия Мостафина.

Фотолар: соц челтәр

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев