Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгердән Сабира Бәдретдинованы котладылар

"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Бәдретдинова Сабира Шәфигулла кызы янында булды,

Сабира әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилей көнендә Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы, «Исток-Башлангыч» үзәге социаль хезмәткәре сугыш ветеранын котладылар. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәеновның бүләген тапшырдылар.

Сабира Шәфигулла кызының бөтен гомере авыр хезмәттә, авырлыкларда  узган.  Иртә тол калган, улын югалткан,  бер кыз тәрбияләп үстергән. Кичергәннәренә карамастан, ул бүген тормышка сөенә, киләчәккә өмет белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев