Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитмеш елдан соң кайту

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, лениногорскилылар һәм килгән кунаклар шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеена җыелды. Моннан 71 ел элек илебез тарихында кан койгыч Бөек Ватан сугышы башланган. Районыбыздан яу кырына киткән егет-кызларның яртысына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ә хәбәрсез югалганнарны эзләү бүген дә дәвам итә. Иң әһәмиятлесе: күпме...

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, лениногорскилылар һәм килгән кунаклар шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеена җыелды.


Моннан 71 ел элек илебез тарихында кан койгыч Бөек Ватан сугышы башланган. Районыбыздан яу кырына киткән егет-кызларның яртысына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ә хәбәрсез югалганнарны эзләү бүген дә дәвам итә. Иң әһәмиятлесе: күпме вакыт узуга карамастан, яу кырында хәбәрсез югалган сугышчылар турында мәгълүмат, аларның шәхси әйберләре әле бүген дә табылып тора.
Ул көнне Казанның 159 нчы лицей укучылары кичәгә очраклы гына килеп эләкмәделәр. Алар, Кузайкинода яшәп, 1941 елда сугышка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган Николай Буслаевның медальонын һәм солдат турында мәгълүмат салынган пластмасс капсуласын алып килгән. 5 сантиметр зурлыктагы әлеге капсуланы сугышчы һәрвакыт үзе белән йөрткән.
Капсула Ленинград өлкәсендә барган казу эшләре вакытында табыла. Эзләүчеләр аңа язылган мәгълүматны укып капсуланың хуҗасын ачыклый һәм Казанга җибәрә. Казанның эзләүчеләр отряды капсуланы 159 нчы лицей укучыларыннан оештырылган "Возрождение" отряды эзләүчеләренә юллый.
Лениногорскига кайткан капсула тантаналы төстә сугышта үлгән солдатның туганнарына тапшырылды. Аны алырга музейга Николай Буслаевның бертуганының кызы Татьяна килде. Ул әлеге эшләре өчен лицей укучыларына рәхмәтен җиткерде.
Очрашуга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк килгән иде. Ул чыгышында сугышның никадәр аянычлы булуын искә алып, халыкка тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга тирән рәхмәтен белдерде.
Отряд вәкилләре музейга да бүләк алып килгән иде. Директор Наилә Ганиевага кызлар сугыш турында китаплар бүләк итте.
Хәтер һәм кайгы көне укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Балалар иҗат йорты каршында "Шанс" аралашу клубы егет-кызлары һәм килгән кунаклар сугыш турында җырлар башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей

2
X