Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карлыган бөресен җыяр чак (нәрсәсе белән файдалы?)

Яз көннәрендә әле агачлар бик нык яшелләнгәнче һәм бөҗәкләргә каршы агулар сибелгәнче бакчадагы кара карлыган бөреләрен җыеп киптерергә була.


Халык табиб­лары кара карлыган яфрагы организмны чис­тарту һәм ныгыту үзле­генә ия дигән фикердә тора. Йө­рәк һәм сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен ул аеруча файдалы.


Шулай ук карлыган бөреләрен салкын тиеп авырганда эчсәң дә сихәте күп була. Карлыган яфрагыннан кайнатылган чәй ашказаны өчен дә файдалы. Яфрактагы табигый антиоксидантлар агулы матдәләргә каршы тора һәм аларны организмнан чыгара ала. 
Кара карлыган яфрагы составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины, магний, кальций, калий, фосфор күп.

Фото: https://pixabay.com | Peggychoucair
 
http://idel-tat.ru

http://bugulma-tat.ru/news/faydaly-mglmat/karlygan-bresen-yyar-chak-nrsse-beln-faydaly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев