Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда 24 июньдә - Сабантуй

Татарстанлыларны һәм башкала кунакларын Казанда 24 июньдә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туйлары көтә.

Бәйрәм мәйданнары: 
Тынычлык (Мирный) бистәсендәге Каенлык, Аккош күле яны, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, Сабантуй мәйданнарына иртәнге 8.00 сәгатьтән бәйрәмнәр тәмамланганчыга кадәр автобуслар хәрәкәте оештырыла.

Тынычлык бистәсендәге Каенлык
Автобуслар “Җиңү проспекты метро станциясе”, “10нчы микрорайон”, Павлюхин урамындагы “Филармониянең концертлар залы”, “Глазунов урамы” (Теплоконтроль) тукталышларыннан кузгала. Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов искәрткәнчә, Тынычлык бистәсендәге Сабан туена шулай ук 23нче һәм 56нчы рейс автобуслары йөри, “Казан-1” станциясеннән электр поездында да килергә мөмкин.

Аккош күле

Бирегә 36нчы, 46нчы һәм 72нче рейс автобуслары йөри. Моннан тыш, Горький шоссесында “Мегастрой” сәүдә үзәге яныннан өстәмә автобуслар хәрәкәтләнәчәк.
 Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык

Мондагы Сабан туена 1нче, 25нче, 34нче, 90нчы һәм 91нче рейс автобуслары белән барып була. Махсус автобуслар да куела, алар Компрессорлар заводы һәм “Мега” сәүдә үзәге (OBI кибете тирәсе) яныннан кузгала.

 Юл үзгәреше
23 июньдә һәм 24 июньдә 17.00 сәгатькә чаклы “Лесной городок”тан Ферма шоссесына кадәрге автомобиль юлында берьяклы хәрәкәт кертелә. Оренбург трактына таба Бертуган Батталовлар урамы буенча ике яклы хәрәкәт элекке тәртибендә калдырыла.

"Шәһри Казан" сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй 2023 ел Казанда Сабантуй 2023 ел