Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда йөзү буенча юниорлар арасында дөнья чемпионаты узачак. Лениногорскилылар да катнаша ала

Август аенда Казанда йөзү буенча юниорлар арасында дөнья чемпионаты узачак. Татарстан башкаласына 120 илдән 850 яшь спортчы килүе көтелә.

«Бөтен дөньядан юниорлар — киләчәктә дөньяның иң яхшы йөзүчеләре булып танылачак спортчылар Татарстанга килә. Бу бик зур ярыш булачак. Без бу турнирга алындык, чөнки 2025 елда әлеге кызлар-егетләр йөзү буенча дөнья чемпионатына үз илләренең җыелма команда составында кабат Казанга киләчәк. Быелгы турнир спортчылар Казан белән таныша торырга мөмкинлек бирә», — диде Владимир Леонов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Шулай ук быел синхронлы йөзү һәм суга сикерү буенча дөнья чемпионатларының этаплары, кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты узачак.

Спорт министры йөзү буенча чемпионатларның Казанда узуын илнең башка шәһәрләрендә зур ярышлар өчен җитәрлек санда бассейннар булмавы белән бәйләп аңлатты. Спортчыларга әзерләнү һәм ярышу өчен спорт объектларының янәшә булуы мөһим.

http://Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/09-02-2022/avgustta-kazanda-y-z-buencha-yuniorlar-arasynda-d-nya-chempionaty-uzachak-5848973

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев