Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңеле картаймый торган шагыйрә, якты йөзле шагыйрә

Әнә шундый сыйфатларга ия ул – Лениногорскида яшәп иҗат итүче шагыйрә Мәһәрша апа Вәлиуллова.


Бүген аның туган көне. Мәһәрша апа “Заман сулышы”ның бик күптәнге, якын дусты. Редакциягә елмаеп-көлеп керә дә: “Кызлар, шигырь яздым бит әле. Мәхәббәт турында яздым. Укып күрсәтәм сезгә дә”, - дип әйтә дә, сумкасыннан дәфтәрен алып, сәнгатьле итеп укый башлый.

Мәһәрша Вәлиуллова-  Буа районының Вольный Стан авылында 1932 нчы елның 25 мартында дөньяга килә. 1975 елдан Лениногорск шәһәрендә яши. Туган ягыбызның композиторы Каюм Шәрәфов Мәһәрша Валиуллова сүзләренә дистәләрчә җыр язган. Мәһәрша апаның берничә шигырь җыентыгы да басылып чыкты. Якташыбыз Людмила Аланлы башкара торган "Әникәем, кадерлем" җырының текст авторы - Мәһәрша Вәлиуллова.

Мәһәрша апаның шигырьләре җиңел укыла, ул аларда туган якка мәдхия укый, татар теленең иң гүзәл тел булуын күрсәтә, мәхәббәтнең кеше өчен яшәргә көч бирүен яза.

Туган көне белән котлап, аңа сәламәтлек, шатлыклы аяз көннәр, тыныч тормыш, иҗат уңышлары телибез.

Туган телем татар теле

Туган телем татар теле,
Әнием дип башлана,
Һәр милләт тә үз телендә
Сөйләшә, белем ала.

Татар теле туган телем
Күңелләрдә саклана,
Халыкларның бердәмлеге
Милләтара яклана.

Татар теле туган телдә
Моң чишмәсе ургыла,
Бар илләргә дуслык теләп
Җир шарына сузыла.

Татар теле матур телем
Яңгырап тора җырларда,
Һәр милләт тә бөек булып
Мәңге яшәр дөньяда.

 

Көзләр моңсу димә әле

Моңланмасын күңелең.
Сиңа көз дәрт биреп торсын
Матур үтсен гомерең.

Язлар ерак калды димә
Язлар әйләнеп килер.
Сандугачлар өзелеп сайрар
Бар дөньяга ямь бирер.

Көзләр моңсу димә әле
Болытлы көн булса да.
Сүндермик әле өметне
Дәрт биреп торсын җанга.

 

Мәһәрша Вәлиуллова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев