Керкәле мәктәбендә шәфкатьлелек ярминкәсе үтте
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көне уңаеннан Керкәле мәктәбендә ел саен үтә торган «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды, дип хәбәр итәләр мәктәптән.
Әти-әниләрне, авылдашларны чакырып, укучыларыбыз үзләренең кул эшләрен, тәм-томнарын саттылар. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды. Шунда ук тәмле сый-хөрмәтләр белән чәй табыны да әзерләнде. Мондый чаралар уздыру укучыларыбызда мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны тагын да ныгыта.
Фотолар: мәктәптән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев