Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше каты курыккан вакытта аңа җен керергә мөмкин

Ислам дине күренмәс көчләрнең барлыгын таныймы? Шайтан йогынтысыннан ничек сакланырга?

Бу һәм башка сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде  – «Татар информ»

– Рөстәм хәзрәт, Ислам дине «явыз көчләр» барлыгын таныймы?

– Әлбәттә, Ислам бу дөньяның гына түгел, ә күренми торган дөньяның да барлыгын таный. Аллаһы Тәгалә Үзе дә безнең белән параллель булган башка цивилизацияләрне дә бар итүе турында әйтә. Без сезнең белән төрле фильмнар, мультфильмнар карыйбыз: анда кеше үлгәч, аның җаны дөнья гизеп йөри дип күрсәтәләр.

Исламда бу башкача аңлатыла. Кешенең соңгы сәгате җиткәч, җанны алырга фәрештәләр килә. Фәрештәләрдән качып та, каядыр китеп тә булмый. Әгәр кешенең бу дөньяда тәмамланмаган эшләре калган икән, динебез болай ди: без барыбер Аллаһ каршысына басачакбыз һәм тәмамланмаган һәр эшебез өчен җавап бирәчәкбез.

- Шайтан кем ул? Җен кем? Алар арасында нинди аерма бар?

- Тарихка күз салсак, Коръәндә бу хакта язылган. Кешелек цивилизациясенә кадәр бу дөньяда башка бер цивилизация – җеннәр цивилизациясе яшәгән. Җеннәр арасында да иманлылары һәм имансызлары булган. Иман китермәгән һәм төрле бозыклыклар кылганнарын «шайтаннар» дип атаганнар. Аларның башлыгы – Иблис. Иблис үзе җен булган, әмма һәр җен дә шайтан түгел. Җеннәр арасында мөселманнар да, шайтаннар да бар.

- Шайтан кешегә ничек йогынты ясый?

- Шайтан безне ниндидер начар эш эшләргә мәҗбүр итә алмый. Ул бары тик киңәш кенә бирә, «вәсвәсә» кыла, ягъни котырта.

Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһи вәссәләмнең шундый сүзләре бар: шайтан кешенең кан тамырлары буйлап йөри, ул безгә бик якын. Аның төп ярдәмчесе – безнең нәфесебез. Нәфес һәрвакыт шайтан файдасына «уйный». Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безне шайтан вәсвәсәләреннән сакласын.

- Шайтаннан котылып буламы яки аның йогынтысын ничек киметергә?

- Сөекле Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһи вәссәләм безгә Аллаһы Тәгалә биргән махсус «коралларны» өйрәтте. Беренчесе – «Аятел-Көрси». Хәтерлисездер, әби-бабаларыбыз ишек өстенә һәрвакыт «Аятел-Көрси» элә иде. Хәзер дә бу традицияне дәвам итәбез, тик күпләр аның мәгънәсен аңлап бетерми. Пәйгамбәребез әйткән: кеше өеннән бу аятьне укып чыгып китсә, ул өенә әйләнеп кайтканчы, Аллаһ аңа махсус саклаучы фәрештә бирер. Ул фәрештә аны җен-пәриләрдән, шайтаннардан саклар һәм кеше өенә исән-сау кайтыр.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев