Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халисә Ширмән: "Картайдым, усалландым. Югалтулар күп булды"

Язучы, КФУ доценты, “ТНВ” каналында куелган күп кенә татарча фильмнарның сценарий авторы Халисә Ширмән белән күрештек. Кайчандыр университетта үземнең дә остазым булган, бер-бер артлы кызыклы китаплары белән сөендереп торган Халисә апа белән сөйләшеп сүзләр бетми.

— Халисә апа, күрешмәгәнгә шактый сулар аккан икән. Шушы вакыт эчендә ниләр үзгәрде? 
— Мине чолгап алган дөнья, сәясәт, икътисад, мәдәният — барысы да үзгәрде. Алар үзгәргәч, миңа да үзгәрергә туры килде. 

— Яхшы яккамы? 
— Юк. Картайдым, киләсе елга 50 яшьне тутырам бит. Бераз усалландым. Югалтулар күп булды... 
 
— “ТНВ” каналы сезнең әсәрләр буенча фильмнарны еш төшерә. Соңгы арада кайсы сценарийларыгызга нигезләнеп эшләнде? 
— Әле генә “Көтелмәгән кунак” исемле сценарийга режиссер Нурания апа Җамали телефильм төшерде. Аның белән җиңел эшлибез: әллә холык туры килә, әллә дөньяга карашыбыз бертөрлерәк, ничектер, сценарийлар да бергә языла... 

— Әсәрләрегездә үз тормышыгыз чагылганы бармы? Әллә чит язмышлар гына урын аламы? 
— Әсәрләремдә үзем белгән, күргән, еш кына шаһиты булган вакыйгалар турында язам. Кайчакта газета-журналда, интернет сәхифәләрендә укыган яисә башка кешеләр сөйләгән, телевизордан караган ниндидер вакыйга күңелгә тия дә ул әсәр сюжетына әйләнә. Мәсәлән, “Язмышлардан узмышлар юк” әсәрен язар алдыннан, Казанда трамвай көтеп, тукталышта торган кешеләр төркемен таптаткан машина йөртүче турында “Перехват” тапшыруында видеоязма караган идем. Анда баласын югалту кайгысыннан хәтерен җуйган хатынны күрсәттеләр. Балаларым кечкенә иде, бу вакыйга йөрәгемә тиде, шушы хәлгә нигезләнеп, 1-2 атнада повесть яздым. Әлбәттә, анда башка сюжет линияләре дә килеп керде, ләкин әсәрне язуга этәргеч нәкъ шушы һәлакәт иде. Соңыннан: “Автор хәтер югалтуны Бразилия сериалларыннан алган”, — дип язып та чыктылар. Аның ничек икәнен кычкырып йөреп булмый бит... 
Лилия ЙОСЫПОВА    
Ирек мәйданы

http://matbugat.ru/news/?id=23319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев