Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”

  Яз кояшына сөенергә дә өлгермәдек, кабат кыш җитте. Көньяк циклон республикага юеш кар һәм буран алып килде. Болай булса, быелгы җәйдән дә әллә ни өмет итәсе түгел, ди синоптиклар.


Чын яз кайчан җитәр? Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, апрельдә, майда суыклар кабатланачак. Бу буран да соңгысы түгел.

“Быел февраль ахырында Афанасий суыклары да, хут суыклары да булмады. Яз иртә башланды. Тик кыш суыклары чигенмәде, алар кире кайтачак. Урман тирәсендәге авылларда яшәүчеләр сыерчыкларны күргән инде. Кошлар килә башлаган, димәк.

Сыерчык бураныннан соң тагын ике тапкыр буран көтелә. Бу ел 2002 елга охшап тора. Ул елны март буе җебетеп торды да ап-рельдә суытты. Июнь аеның яртысына кадәр чын җәй башланмады.

Бакчачыларга начар инде. Борыч, томат үсентеләрен утырттык. Тик аларны тиз генә ачык һавага чыгарып булмаячак. Җәйне кышка карап фаразласак, игенчеләргә яхшы ел кө-телә.

Гыйнварның икенче яртысы буе диярлек көннәр суык торды. Димәк, сабан ашлыклары кояшта өлгерәчәк. Тик урып-җыю өчкә-дүрткә бүленмәгәе. Быелгы җәй бик матур килер төсле иде, болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”, – ди Әмир Шәрәфиев.


Эльвира Вәлиева

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=543


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев