Хәмдүнә Тимергалиева үзенә исем бирелүен дә белми калган
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәмдүнә Тимергалиева үзенә исем бирелүен дә белми калган

Бүген иртән вафат булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җырчы, Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташ дусты Винарис Ильегет хәбәр итте.

 

«Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш иде. Әмма ул бу хакта үзе белми калды», — дип сөйләде Винарис Ильегет.

Таныклык тапшыру указын Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә имзалаган, әмма ул тантаналы рәвештә җырчыга тапшырылмаган булган. 

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев