Хәтер һәм кайгы көнен Иске Шөгердә Коръән аятьләре белән үткәрделәр
Иске Шөгердә Бөек Ватан сугышы башлану көнен үзенчәлекле итеп уздырдылар.
Иске Шөгер авылы мәдәният йорты территориясендә, Иске Шөгер мәчете белән берлектә, Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу кичәсе узды. Авылның мулласы - Дамир хәзрәт белән мәчеткә йөри торган берничә бабай килгән. Дамир хәзрәт һәлак булганнар рухына Коръән аятьләре укыган, аннары бергәләшеп дога кылганнар. Резеда Әхмәдуллина үз геройлары турында сөйләгән.
Аннары чәй табыны артында сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар турында сөйләшеп утырганнар. Авыл халкы мондый чарага бик канәгать калган.
Шөгер РАЙПОсы әлеге изге эшкә матди ярдәм күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев