Хәзрәт ир-атларга күз зинасыннан саклану өчен киңәш бирде
Ир кешенең уйлары башка хатын-кызлар турында түгел, ә үзенең тормыш иптәше турында булырга тиеш, ди Алмаз хәзрәт Мөхлисов.
«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атлар чит хатын-кызларга карап, күз зинасы кылмас өчен киңәш бирде.
«Пәйгамбәребез: „Куллар, аяклар вә күзләр зина кыла аладыр“, — дип әйтте. Чит хатын-кызга карау күз зинасы була. Шулай ук пәйгамбәребезнең: „Беренче караш үзең өчен, икенче караш сиңа каршы“, — дип әйткән сүзләре бар. Күзләрне йомып йөреп булмый. Беренче тапкыр караш ташладың икән, кире әйләнеп борылып караудан сакланырга кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.
Алмаз хәзрәт Мөхлисов сүзләренчә, ир-атның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш.
«Әгәр хатын-кыз ирен өйдә ертык халаттан, чәче-башы тузган килеш каршы алса, бу ир кешенең бөтен уйлары, фикере урамдагы кызларда кала. Ә аның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш. Шуңа күрә хатыны да бизәнсен, матурлансын, пөхтә киенсен», — дип сөйләде имам-хатыйб.
http://madanizhomga.ru/news/ukyi-da-uyla/khzrt-ir-atlarga-kz-zinasynnan-saklanu-chen-kish-birde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев