Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коммерцияле булмаган оешмалар Мәскәүдәге съездда уңай тәҗрибәләре белән уртаклашачак

Коммерцияле булмаган оешмаларның 10нчы – юбилей съездында Россиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык делегат – коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашачак.

Чара 11-13 февральдә Мәскәүдә - «Мәскәүнең сугыш һәм кораллы көчләр ветераннары (пенсионерлары) йорты» Дәүләт-иҗтимагый берләшмәсе мәйданчыгында узачак. Бу хакта Коммерцияле булмаган оешмалар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегатлар Россия Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәрге чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указында бәян ителгән социаль бурычларны хәл итүдә коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген активлаштыру, шулай ук гражданнар җәмгыяте институтларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү системасын камилләштерү, коммерцияле булмаган секторда социаль эшкуарлыкны үстерү, коммерцияле булмаган оешмаларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүенә (һ.б.) кагылышлы тәкъдимнәр әзерләячәк һәм алар хакында фикер алышачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев