Куакбаш авылында Сабантуйга сөлге җыйдылар
Куакбаш авылы милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерләнә.
Иң элек Сабантуй буласы мәйданны төзекләндерделәр, буядылар, үләннәрне чаптылар.
Бүген авыл яшьләре җигүле ат белән авыл урамнары буенча, йортларга кереп сөлге җыю йоласын уздырды. Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр.
Куакбашта да бик матур чиккән сөлгеләр җыйдылар.
Фотолар карыйк:



.jpeg)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев