Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Күп балалы гаиләләр өчен яңа ипотека каникуллары ничек эшләячәк?

Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрнең 1 сентябрьдән ипотека каникуллары алу мөмкинлеге бар.

Моның өчен банкка гариза белән мөрәҗәгать итү һәм бала туу турында таныклык яки уллыкка алу хакындагы документны теркәү дә җитә, дип хәбәр итте сенатор Айрат Гыйбатдинов NEWS.ru сайтына.

Ул искәрткәнчә, 4 июльдә Россия Президенты тарафыннан имзаланган закон дөнья күрде, ул мондый гаиләләргә ел ярымга кадәр ипотека каникуллары алу хокукын бирә. Документ 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк һәм шул исәптән бу датага кадәр төзелгән ипотека килешүләренә дә кагылачак.

Сенатор сүзләренчә, төп үзгәреш шунда – бурычка алучыларга моннан соң катлаулы финанс хәлен расларга туры килмәячәк. Икенче, өченче яки аннан соңгы бала туу факты түләүне кичектерү өчен нигез булачак.

Гыйбатдинов ачыклык керткәнчә, ипотека каникулларының максималь вакыты 18 ай тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, алар балага яшь ярым тулган көннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Мондый ярдәм чарасыннан бары тик бер тапкыр, тулы күләмдә һәм бары тик бер ипотека килешүе буенча гына файдаланырга мөмкин.

Әгәр бала уллыкка алынган булса, түләүне кичектерү вакыты уллыкка алуны рәсмиләштерү датасыннан исәпләнәчәк. Каникулларның җиденче аеннан калган бурычка процентлар өстәлә башлаячак, әмма аларны кичектерү тәмамланганнан соң түләргә кирәк булачак.

Шул сәбәпле кредит буенча гомуми түләү арта, әмма финанс йөкләнеше соңрак вакытка күчереләчәк, ә кредитның гамәлдә булу вакыты каникул чорына озайтылачак.

Ипотека каникулларын рәсмиләштерү өчен ипотека биргән банкка гариза тапшырырга һәм бала туу турында таныклыкны яки уллыкка алу хакындагы документларны теркәргә кирәк, дип өстәде сенатор.
 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев