Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш бабай күпме тора?

Бу көннәрдә кайсы гына сайтны ачып карама, эте-бете аниматор, ягъни уен-көлке, Яңа ел бәйрәме чараларын оештыручы булып беткән икән дип уйларсың.

Һәрберсе, берсен-берсе уздырып, үзенең Яңа елны «шаккатмалы» үткәрү программасын тәкъдим итә. Әлбәттә, берсенеке дә бушка түгел.

Әйтик, «10 әкият» агентлыгы ике аниматор катнашындагы бер сәгатьлек тамашасы өчен 4500 сум сорый. Ә аларның Кыш бабайлы һәм Кар кызлы 40 минутлык уен программасы 8 мең сум ук тора. Ә инде 28, 29, 30 декабрьдә һәм елның соңгы көнендә кичке сәгать 6 га кадәр аларны үз өегезгә чакырсагыз, бу программалары өчен 10 мең сум, ә 31 е көнне кичке 6 дан төнге 10 га кадәр арада уздырсагыз – 12 мең, төнге сәгать 10 нан алып Кремль курантлары Яңа елга аяк басуыбызны белдереп суккандагы Кыш бабайның 40 минутлык тамашасы өчен 20 мең сум түләргә әзер булып торыгыз.

Әле болары баласы гына икән! Әйтик, Кыш бабай, Кар кызы, Бака Яга катнашындагы «Тылсымлы таяк могзиҗалары» дигән бер сәгатьлек программа өчен 22 мең сум, ә инде «Яңа ел бәйрәме турындагы әкият» программасын күрсәткән аниматорга 23 мең, «Яңа елның химик экспериментлары» дигәненә 30 мең сум чыгарып салмый котыла алмаячаксыз.

Әллә инде кайберәүләр артык баеды, әллә берәүләрнең нәфесе «чәчәк атты»: һич аңламассың?!

Таһир Сабирҗанов

Чыганак: https://magarif-uku.ru

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев