Лаеклы ялда булган Гөлфия Арсланованы юбилее уңаеннан тәбрикләделәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лаеклы ялда булган Гөлфия Арсланованы юбилее уңаеннан тәбрикләделәр

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Гөлфия Арсланованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

 

 

Гөлфия Әкъдәс кызының 20 еллык муниципаль хезмәт стажы бар: аларның 7 се-эчке эшләр органнарында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы, 6 елдан артык - Лениногорск Пенсия фонды  идарәсендә начальник,

7 елдан артык-Лениногорск муниципаль районының җирле үзидарә органнарында эш тәҗрибәсе бар.

2014 елның 23 июленнән Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары итеп билгеләнде.  2017 елда Гөлфия Арсланова  лаеклы ялга китте.


Нет комментариев