Лениногорск абитуриентлары колагына: югары уку йортының түләүле бүлекләренә бәяләр
Казан (Идел буе) федераль университетының түләүле бүлекләрендә 2017-2018 уку елында белем алу күпмегә төшүе мәгълүм булды. Бу хакта университетның рәсми сайтында 01-03/623 нче номерлы боерыкны карап белергә мөмкин. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге бәяләргә күзәтү ясады. Университет ректоры Илшат Гафуров имзалаган документ нигезендә, әлеге уку йортында иң кыйммәтле һөнәр булып...
Казан (Идел буе) федераль университетының түләүле бүлекләрендә 2017-2018 уку елында белем алу күпмегә төшүе мәгълүм булды. Бу хакта университетның рәсми сайтында 01-03/623 нче номерлы боерыкны карап белергә мөмкин. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге бәяләргә күзәтү ясады.
Университет ректоры Илшат Гафуров имзалаган документ нигезендә, әлеге уку йортында иң кыйммәтле һөнәр булып теш табибы санала. Бу белгечлекне үзләштерү өчен Фундаменталь медицина һәм биология институтына документлар тапшырырга кирәк. Теш табибы булу өчен елына 450 мең сум түләү сорала. Шул ук институтта дәвалау эше (лечебное дело) белгечлеге алырга теләүчеләр 350 мең 100 сум түләргә тиеш була.
Заманында бик популяр булган икътисадчы белгечлеге дә бәяләр ягыннан шактый югары. Казан (Идел буе) федераль университетында ул алдагы уку елында 159 мең сум торачак. Читтән торып уку исә 84300 сумга төшә.
Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә белем алырга теләүчеләр бакалавриат та, магистратура да 154800 сум тәшкил итә.
Журналист булырга яки реклама һәм иҗтимагый багланышлар белгечлеге алырга теләүчеләр елына 126370 сум түләячәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмати-китапханә эше дип аталган белгечлек 1 елга 146300 сумга төшә.
Гаммәви математика юнәлешендә уку 131352 сум тора. Шул ук белгечлек буенча магистратурада белем алу 144600 сумга төшәчәк.
Химия һәм физика инстиутларында бәяләр 114970 сумнан алып 126370 сумга кадәр. Физика һәм астрономия юнәлешендә аспирантурада белем алырга теләүчеләр 146300 сум түләргә тиеш булачак. Химия фәннәре буенча аспирантурада белем алу да шундый ук хакта.
Мәгълүмати системалар һәм технологияләр юнәлешендә бакалавр булу өчен 144600 сум түлисе. Магистратурада белем алу 152100 сум тора. Гаммәви информатика белгечлеге 114970 сум, программалы инженерия 121800 сумга төшәчәк.
Булачак географлар, экологларның белем бәясе - 114 мең 970 сум. Ә геология юнәлешендә белем алу 160 мең сум тора.
Иң арзанлы һөнәрләр исемлегенә гаммәви математика һәм информатика, математика, механика һәм математик модельләштерү юнәлешләрен кертергә мөмкин. Бакалавр белеме әлеге өлкәдә 102390 сум тора. Математика һәм компьютер фәннәре, фундаменталь информатика һәм мәгълүмати технологияләр, Россия төбәкләрен өйрәнү, политология, сервис, туризм, педагогик белем, филология юнәлешләрендә белем алучылар өчен дә түләү шул күләмдә билгеләнгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев