Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск архивы күренекле якташларыбыз турында истәлекләр туплый, барлый

Лениногорск муниципаль архивы, аерым гаиләләрнең нәсел агачларын төзүгә юнәлдерелгән эшләрдән тыш, шәһәр һәм район тарихында эз калдырган шәхесләр турында истәлекләр туплый.

  Михаил Моряков, Григорий Никишин, Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов кебек танылган якташларыбызга багышланган аерым бүлек тә бар архивта.     

 - Лениногорскиның үсешенә зур өлеш керткән, Бөек Ватан сугышында каҺарманнарча көрәшкән герой якташларыбыз турында  истәлекле документларны  бөртекләп туплыйбыз. Аларны гаилә әгъзаларыннан сорап алабыз. Әлбәттә, истәлек үзләренә дә кадерле,- ди архив җитәкчесе Наталья Максимова. - Әле менә шәһәребезнең атаклы төзүчесе Вера Мальковскаяга багышланган күргәзмә ясадык.  Аңа  СССР Дәүләт премиясе  бирелү турында таныклык,  Мәскәү Кремленең колонналар залында,  шул бүләкне дәүләт башлыгы кулыннан алган чагында төшкән  фото да бар күргәзмәдә.  Яшь буынга шәһәр һәм районыбызның үткәне, аның үсеше өчен  армый-талмый эшләгән данлыклы кешеләр турында даими ишеттереп торасыбыз килә. Шуңа күрә архивта күргәзмә залы булдыру буенча эшлибез.

Бөек Җиңү көненә архивта якташ хатын-кызларыбызның  фронт һәм тылдагы батырлыгына багышланган аерым стенд та бар.  Әгәр районыбызның үткәненә-кешеләренә, истәлекле вакыйгаларына кагылышлы  документлар, фотоларыгыз булса, муниципаль архив аларны сездән ихтирам һәм рәхмәт белән кабул итеп алачак.  Үткән тарихына хөрмәт белән караган буынның киләчәге өметле, диләр бит.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев