Лениногорск авыллары халкының үпкәләрен тикшерәләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск авыллары халкының үпкәләрен тикшерәләр

Районда авыл халкына профилактик флюорография тикшерүләре бара, дип хәбәр итә муниципаль портал. 


График буенча Бөгелмә тубдиспансеры авылларга чыга. 24 октябрьгә 1 мең 700 кеше тикшерелгән, 3 меңнән артык кешене тикшерәсе калган.

Район һәм шәһәрдә тугыз ай эчендә 18 кешедә туберкулез авыруы ачыкланган. Шуның 44 проценты, ягъни 8 кешедә флюорография вакытында ачыкланган.

Сәламәтлеген һәрдаим кайгыртып торучылар моңа бармак аша гына карамый, ел саен тикшеренү уза, шулай кирәк тә, ди табиблар.
 

 

ФОТО: yandex.ru/images/search?pos=63&p=2&img_url=https%3A%2F%2Fprostogv.ru%2Fwp-content%2Fuploads%2F2018%2F09%2FBez-nazvaniya-6.jpg&text


Нет комментариев