Лениногорск балыкчыларын бозның юка булуы куркытмый
Шәһәрнең медсанчасть күлендә ел әйләнәсендә диярлек балыкчылар өзелми. Менә бүген дә салкын, җилле көн булуга карамастан, алар күлдә балык тотарга килгән. Әле бит куркыныч вакыт та, боз юка. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе яз көне боз ышанычсыз була, кермәгез, дип кисәтеп тора. Күрәсең, хобби барысыннан да өстенрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев