Ярышлар Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призларына уздырылды.
Марафонга гадәттә республикадан гына түгел, Россия буенча да иң оста чаңгычылар җыела. Лениногорск спортчыларының әлеге ярышларда күрсәткән нәтиҗәләре, аларның илкүләм осталардан калышмауларын ачыклады.
Безнең Валентин Ермолаев, Аделина Вафина, Кәрим Галиев, Кристина Муравцева, Камилла Нагиева марафон дистанциясен уңышлы төгәлләделәр.
Нет комментариев