Лениногорскилылар «Типичный Лениногорск» төркемендә ачык кое проблемасына зарландылар.
"Автомир, кое ачылган.. янәшәдә генә балалар мәйданчыгы... чаралар күрегез...",- дип язган пост авторы.
Башкарма комитет социаль челтәрләрдә лениногорскилыларның шикаятенә игътибар итте. Нәтиҗәдә, 6 августта урынга Лениногорск РУЭСы хезмәт күрсәтүче оешмасы чыкты һәм канализация люгын ремонтлады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, администрация социаль челтәрләрне даими тикшереп тора һәм лениногорскилыларның шикаятьләренә оператив рәвештә җавап бирә.
Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча Башкарма комитетка 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Нет комментариев