Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск халкы коронавирустан вакцина алуны дәвам итә

Белгечләр мәгълүматы буенча, эпидемия башланганнан бирле Лениногорск районында 184 кеше әлеге чирне йоктырган, 166 авыру бу чирдән дәваланган.

31 мартка булган мәгълүмат буенча, Covid-19 белән 20гә якын лениногорскилы авырый.

Хәзерге вакытта Лениногорскидагы провизор госпиталендә 18 кеше медицина ярдәме ала. Вакцинация алмыйча калдык шул, дип әйтә икән алар.
Коронавирустан массакүләм вакцинация узган ел декабрь аенда башланды. Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, бүгенге көндә 2 меңнән артык лениногорскилы инфекциядән прививка кадаткан.

Бездә «Спутник V» препараты (икенче төрле  «Гам-КОВИД-Вак» дип йөртеләр) кулланыла.

Лениногорскида ике урында вакцина үтеп була: үзәк район хастаханәсе поликлиникасында һәм медсанчастьтә.

 Вакцинациягә дәүләт порталында алдан язылырга була. Мәгълүмат алу өчен поликлиникага 5-05-15 телефоны аша яки  медсанчастьнең прививка кабинетына   9-09-50 телефонына шалтыратырга мөмкин (дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00дән 15.00 кадәр.
Вакцинация үтү өчен  5-05-15, 5-03-75 телефоннары аша алдан язылырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев