Лениногорск халык театры спектакль тәкъдим итте
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск халык театры спектакль тәкъдим итте

Лениногорск Мәдәният сараенда Театр елы дәвамында чаралар циклы узды. Узган атнада Р.Шиһап исемендәге халык театры Мәдәният сарае сәхнәсендә тамашачыларга «Дулаган атка – корыч йөгән»спектакле тәкъдим ителде.

 

Спектакльнең режиссеры һәм баш рольне башкаручы-Мәдинә Гәрәй кызы Сафиуллина-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Флера Тәхаува, Салих Хәмәтҗанов, Рафис Сөләйманов, Лена Хәмәтҗанова үз рольләрен чын күңелдән һәм югары профессиональлек белән башкардылар.

Спектакльдә музыкаль бизәлеш, тавыш режиссеры - ТРның атказанган укытучысы Гүзәл Вәлиуллова.

Спектакльнең авторы – драматург, талантлы режиссер, искиткеч артист Наил Нуретдинов, «Россиянең иң яхшы кешеләре» китабына кертелгән. Залда, һәрвакыттагыча, аншлаг. Сәхнәдә – дуслык, мәхәббәт, ул һәм әнинең катлаулы мөнәсәбәтләре, әле күңелле, әле моңсу  сатирик комедия.

 
Мәдәният сарае

 


Нет комментариев