Шәһәрдә медсанчасть күлендәге су ага торган торбага үрдәк бәбкәләре төшеп киткәнлеге турында коткару хезмәтенә хәбәр килә.
Бу хәл кичә кич белән булган. Үрдәк бәбкәләрен коткарырга 7нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре китә.
Алар сөкә (сачок) ярдәмендә торбадан үрдәк бәбкәләрен тартып чыгара һәм иреккә җибәрәләр.
Бу хакта Татар-информ агентлыгы хәбәр итә.
Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/06/27/655186/

Нет комментариев