Лениногорск музеенда элеккеге уеннарны, милли бәйрәмнәрне  искә төшерделәр (ФОТОЛАР)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск музеенда элеккеге уеннарны, милли бәйрәмнәрне искә төшерделәр (ФОТОЛАР)

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее уку елына төрле чаралар әзерләгән.


Күптән түгел алар 5нче мәктәпнең 6 Б сыйныфын чакырдылар. Укучылар музейда элеккеге халык уеннарын уйнады, аларның тарихы белән танышты.

Әйлән-бәйлән дә уйнадылар. Чуашларның Уяв бәйрәмендәге хороводтан  рус бәйрәме - Каравондагы хороводтан аермасын белделәр.

Сабантуйдагы милли уеннарны да бергәләп уйнап карадылар. Балтай бәйрәмендә дә “булдылар”. Укучылар зур тәэсирләр белән китте, дип хәбәр итәләр музейдан.

Фотолар: Туган якны өйрәнү музееннан.


 


Нет комментариев