Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск нефтьчеләре – дәүләт бүләкләре иясе

"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре Россия дәүләт бүләкләренә лаек булды. Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында тантаналы рәвештә аларга дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. "Ватан алдындагы казанышлары өчен" II дәрәҗә ордены медале белән 1 нче номерлы катлам басымын саклау цехы начальнигы Игорь Кабанов һәм скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы мастеры Шәфкать...

"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре Россия дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында тантаналы рәвештә аларга дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.
"Ватан алдындагы казанышлары өчен" II дәрәҗә ордены медале белән 1 нче номерлы катлам басымын саклау цехы начальнигы Игорь Кабанов һәм скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы мастеры Шәфкать Шәйдуллин бүләкләнде.
"Россия Федерациясе нефть һәм газ промышленностенең атказанган хезмәткәре" мактаулы исеменә 3 нче цех нефть һәм газ табу операторы - Николай Анисахаров белән 5 нче цех нефть һәм газ табу мастеры Геннадий Лапаскин лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскнефть