Лениногорск пенсионеры өстәл теннисы буенча призлы урын алды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсионеры өстәл теннисы буенча призлы урын алды

Самара шәһәрендә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды.

 


Турнир ветераннар арасында узды. Анда Тольятти, Самара, Ульяновск, Йошкар-Ола, Яр Чаллыдан ветераннар катнашты.

Катнашучылар арасында Россия пенсионерлары союзы әгъзасы, Лениногорск пенсионеры Николай Фадеев та бар иде.


Ул 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында икенче урын алды. Диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
-    Турнирда бик көчле уенчылар катнашты. 20 сентябрьдә Казанда турнир булачак, анда катнашырга тырышам. Өстәл теннисы – сәламәтлек һәм рухи яктан файдалы, - ди Николай Фадеев.


Лениногорск Пенсия фонды идарәсе

 


Нет комментариев