Лениногорск районында  рөхсәтсез калдыклар өеме табыла
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында рөхсәтсез калдыклар өеме табыла

Махсус кием-салым, документлар, тартмалар...

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районында рейд барышында 6 000 кв.м. мәйданга җәелгән зур чүплеккә тап булган. Законсыз чүплекнең төзелеш чүбеннән, катыргы, пластик тартмалардан торуы ачыкланган.

Чүп арасында шулай ук зур бер сәүдә челтәренең документлары һәм махсус кием-салымы табылган. Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) нигезендә административ тикшерү алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

Фото: http://eco.tatarstan.ru

 


Нет комментариев