Лениногорск районыннан биш гаилә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсында катнашты
Күптән түгел комиссия тарафыннан архивка тапшырылган эшләр анализланды, бәя бирелде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» дигән конкурс игълан иткән иде. Катнашучыларның эшләре ике этапта карала. Беренчесе - муниципаль этап. Конкурсның әлеге этабында Фәтхуллиннар, Сәйдәшевлар, Нафиковлар, Гадыевлар һәм Зинәтуллиннар гаиләсенең архивлары катнашты. Алар Ватан сугышы һәм репрессия чорындагы фотодокументлар, газетлар, шәхси документлар тапшырдылар. Аларның эшен бер төркем жюри әгъзалары бәяләде.
Жюри составында Башкарма комитет, ветераннар советы, туган якны өйрәнү музее вәкилләре. Жюри билгеләп үткәнчә, архивка тапшыру – төгәллек, җавплылык сорый торган эш. Кайбер эшләр аларны үткәннәргә дә алып кайтты, әйтик, “Коммунистик хезмәт ударнигы” значогы. “Менә шундый значоклар тапшырдылар, ул кадерле бүләк булып саналды ул чорда”, - дип искә алдылар.
Һәр гаилә – үзенә күрә бер тарих. Нафиковлар гаиләсендә бик күп мәгълүмат тупланган, музей кебек. Ә Фәтхуллиннар гаиләсе шактый экспозиция тапшырган, хәтта аларныкын аерым бүлмәгә урнаштырырга туры килгән. Рәисә Фәтхуллинаның бик күп бүләкләре куелган. Шулай ук педагоглык чорындагы фотолар сакланган. Репрессияләнгән бабасы һәм сугышта катнашкан әтисе турында газетлардан мәгълүматлар урнаштырган. Жюри бердәм карарга килде: Фәтхуллиннарның гаилә архивын республика этабына җибәрергә.
Тулырак "Заман сулышы" сайтында
Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев