Лениногорск районының бакчачылык ширкәтләрендә җирле халыкта ризасызлык тудырган чүплекләр юк ителгән. Бу турыда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Мех уборки — Кама» филиалы белән берлектә Лениногорск районы бакчачылык ширкәтләре территорияләрен тәртипкә салган.
Әлеге эш нәтиҗәсендә 20 кубметр күләмендә чүп-чар җыеп чыгарылган. Болар — пыяла һәм пластик шешәләр, целлофан капчыклар, азык-төлек һәм төзелеш калдыклары.
https://tatar-inform.tatar/news/ecology/28-12-2019/leninogorsk-rayonyny-bakchachylyk-shirk-tl-rend-r-hs-tsez-ch-plekl-r-yukka-chygarylgan-5713752
Фото: eco.tatarstan.ru
Нет комментариев