Лениногорск студентлары интеллектуаль уенда катнашты
Лениногорск студентлары күп төрле милләтләрнең тарихын, телен, мәдәниятен, милли ризыкларын белүгә багышланган интеллектуаль уенда көч сынашты. Уен Мәдәният сараенда узды.
- Россия – күп милләтле бөек дәүләт, 2010 елгы исәпкә алулар буенча аның территориясендә 171 телдә сөйләшүче 190нан артык милләт халкы яши. Ул халыкларның һәрберсенең үз тарихы, традицияләре, теле бар. Бу уен урта һөнәри уку йортлары студентларына үз белемнәрен сынап карарга мөмкинлек бирде, - ди Мәдәният сараеның яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Виктория Андриашина.
Уен 6 турдан торды. Интеллектуаль уенда өч команда катнашты: политехник колледж, нефть техникумы, музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы. Җиңүне булачак педагоглар командасы яулады. Икенче урында – нефть техникумы студентлары командасы, өченчедә – политехник колледж.
Музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжыннан 3 курс студентлары – “Күңелле педагоглар” командасы колледж данын яклады. Команда составында Ольга Панкова, Эльвина Галиева, Валерия Яшина, Эльза Тәхавова, Снежана Богачева барлык белемнәрен эшкә җигеп, сорауларга дөрес җаваплар бирергә тырыштылар. Уен аларга уңыш алып килде. Булачак башлангыч сыйныф укытучылары җиңүләре өчен шат иде.
Тулырак "Заман сулышы" газетында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев