Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск студентлары уңышы

Уфада “Яшь професссионаллар” (WorldSkills Russia) IX милли чемпионатының финалы узды, анда Лениногорск студентлары уңышлар яулады.


Нефть техникумының 4 курс студентлары - Дамир Абайдуллин һәм Айрат Гайфуллин “Геокиңлекләр технологиясе” компетенциясе буенча өченче урынны алдылар.

Лениногорск политехника колледжының 4 курс  студенты Андрей Романов “Җимерелмәс контроль” компетенциясе буенча бронза медаль алды. Әлеге компетенциядә илнең сигез регионыннан иң яхшы студентлар катнашты. Дүрт көн буена теоретик һәм практик яктан белемнәрен күрсәттеләр. Андрей колледжда “Эретеп ябыштыру производствосы” белгечлегенә укый. Уку йорты өчен дә, әти-әнисе өчен дә горурлык булып тора, дип хәбәр итәләр колледждан.

Уфада узган милли чемпионатта Татарстан вәкилләре 80 медаль яулый. Призлы урыннар өчен Татарстан җыелмасы 127 компетенциядә көч сынаша.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев