Лениногорск трамплинчылары республика Ачык Беренчелеге ярышларында көч сынашты
“Казан – Лениногорск “ – ике шәһәр Турнесы” ике көн буена дәвам итте. Бәйгенең беренче көнендә трамплинчыларны Лениногорск үзендә кабул итте.
Ярышларда Казан, Әлмәт һәм үз шәһәребездән барлыгы 58 спортчы катнашты. Бәйгенең бу этабында 2010- 2011 нче елда туган малайлар һәм кызлар арасында, К-29 трамплинында безнең Варвара Туманова һәм Марсель Шәрәфиев беренче урыннарны яуладылар. Ә туган еллары 2012нче ел һәм аннан кечерәк яшьтәге спортчылар арасында, К-10 трамплинында безнең Юрий Кондратьев – икенче, кызлар арасында Самира Шәрәфиева өченче булды.
Икенче көнне ярышлар Казан шәһәре трамплиннарына күчте. Бу көч сынашуларда тагы да күбрәк спортчы катнашты, барлыгы 68 канатлы чаңгычы беренчелек һәм призлы урыннар өчен көрәште. Бәйгенең икенче көне дә Лениногорск спортчыларына уңыш китерде, якташларыбыз Марсель Шәрәфиев һәм Варвара Туманова, бу юлы инде HS-15 трамплинында янә иң осталар булуларын күрсәттеләр.
HS-5 трамплинында кечерәк яшьтәгеләр арасында узган бәйгедә Юрий Кондратьев – беренче, Дмитрий Смирнов икенче урыннарны яулап алдылар. Лениногорскиның трамплинчы кызлары бу трамплинда да сынатмады, безнең Самира Шәрәфиева икенче урынны көндәшләренә бирмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев