Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары төбәк тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерделәр

Лениногорскиның туган якны өйрәнү музеенда ел саен үткәрелә торган «Музей – яшьләр территориясе» муниципаль конкурсы узды.

Анда биш команда – 5, 10 нчы мәктәп, 12 нче лицей, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжы, Лениногорск политехник колледжы командалары катнашты.

Конкурс визиткадан башланып китте. Биредә катнашучылар креативлык күрсәттеләр: кемдер команданы шигырьләрдә тәкъдим итте, кемдер театральләштерелгән видео әзерләде, кемдер заманча дөньяда музейларның роле турында җитди тикшеренү үткәрде. Жюри политехник колледжның фантазиясе, оригинальлеге һәм ихласлыгы өчен эшен билгеләп үтте. Быел конкурска яңа форматтагы өй эше биреме дә  – Лениногорскиның истәлекле урыннары буенча видеоэкскурсия ясау кертелгән иде.

Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм катнашучылар сертификатлары алдылар. Конкурс лауреаты – 5 мәктәп, ә җиңүче-10 мәктәп командасы.

Фото: Туган якны өйрәнү музееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев