Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укытучылары колагына: бәйгедә катнашу мөмкинлеге бар

Педагоглар һәм укучылар “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” бәйгесендә катнаша ала


 
Педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар өчен “Мәгарифтә инновацияләр” һәм “Перспектива” номинацияләре каралган.
Татарстан педагоглары, укучылары һәм студентлары “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика бәйгесендә “Мәгарифтә инновацияләр” һәм “Перспектива” номинацияләрендә катнаша ала.

Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


“Мәгарифтә инновацияләр” номинациясендә мәктәпкәчә, гомуми белем бирү, профессиональ оешма, югары уку йортлары укытучылары, шулай ук өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре вәкилләре, мәгариф өлкәсендә инновацион проектларны гамәлгә ашыра торган эшмәкәрләр катнаша ала.

“Перспектива” номинациясендә 11 яшьтән алып 19 яшькәчә гомуми белем бирү оешмаларында укучылар, һөнәри һәм югары белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары катнаша ала.
Министрлык материалларны 15 октябрьгә кадәр кабул итә. Бәйге турында тулырак мәгълүматны ведомство сайтында белергә мөмкин.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170613/


Фото:https://pixabay.com/

http://atnya-rt.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев