Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге коры үлән яндыру очраклары артуы турында хәбәр итә

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булса да, коры үлән яндыручылар район территориясендә һәрвакыт ачыкланып тора.


Халык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибар итми шул. Яндыру очраклары арту аларның җавапсызлыгыннан килә.  Ярый әле, коры үлән яндыру белән бәйле очраклар тиз арада юк ителде, зур янгыннарга юл куелмады. Янгын куркынычысызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны штрафлар көткәнен дә халык исеннән чыгармасын иде.

Муниципаль район территориясендә көн саен урман һәм аның янындагы кырларда оператив төркемнәр патрульлек итә. Ял һәм бәйрәм вакытында аларның саны ике тапкырга диярлек арта. Тик янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләренең максаты – кешеләргә җәза бирү түгел, ә аларга янгын кагыйдәләрен саклауны, үтәүне мөһим бурыч итеп кую.


Янгын сүндерү хезмәте телефоннары: 01,101 һәм 112. Ярдәм кирәккәндә шалтыратыгыз.


 

Дамир Вильданов, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев