18 май көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә 100 нче пар - Марсель һәм Светлана Низамовлар гаиләсе үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәде.
Лениногорск ЗАГС бүлегенең баш белгече Кадрия Хәлимова яшь парларны әлеге күркәм вакыйга белән котлап, аларга тормышларының һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бер-берсенә хөрмәт белән тулып торуын теләде.
фото:Лениногорск ЗАГС
Нет комментариев