Лениногорскиның социаль челтәрләрендә бер ханым "Юбилейный" паркы янындагы тайгак баскычка зарланды.
«Кайчанга гына үзәк базарга алып баручы “ Юбилейный" паркы янындагы юл һәм баскычны чистартырлар. Бүген балам белән шуннан бардык һәм егылдык. Зинһар, чаралар күрегез!», - дип язды ул.
Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты шикаятьне игътибарга алды һәм хезмәт күрсәтүче оешмага юллады. Хәзерге вакытта "Юбилейный" паркыннан үзәк базарга кадәр алып баручы юл һәм баскычлар чистартылган.

Нет комментариев