Республикада коронавирусның соңгы тәүлектә барлыгы 90 очрагы теркәлгән.
ТР оперштабы мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә Лениногорскида коронавирусның тагын бер очрагы теркәлгән.
Күрше район һәм шәһәрләргә килгәндә - Әлмәттә, Азнакайда, Чирмешәндә шулай ук берәр очрак, Бөгелмәдә - 3 очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 502 тапкыр куелган.
Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 164кә җитте.
Нет комментариев