Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида экология дәресе

Сугышлы мәктәбендә экологик белем көненә багышланган чаралар үтте. Биология фәне укытучысы Фәния Әхмәтова мәктәпнең I - IX сыйныф укучылары өчен «Экологик белем» дәресе үткәрде. Ул үсеп килүче буын өчен экологик тәрбия һәм мәдәниятнең мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Укучылар республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эшчәнлеге белән танышты. Нәтиҗәдә, III...

Сугышлы мәктәбендә экологик белем көненә багышланган чаралар үтте.
Биология фәне укытучысы Фәния Әхмәтова мәктәпнең I - IX сыйныф укучылары өчен «Экологик белем» дәресе үткәрде. Ул үсеп килүче буын өчен экологик тәрбия һәм мәдәниятнең мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Укучылар республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эшчәнлеге белән танышты. Нәтиҗәдә, III сыйныф укучылары Р. Хәбибуллина белән Ә. Гайнетдинова викторина җиңүчеләре булды. Бу көнне III сыйныф укучылары өчен «Төбәгебез җәнлекләре һәм үсемлекләре» темасына сыйныф сәгате дә узды. Ә V сыйныфта узган «Республиканың Кызыл китабы буенча» дип исемләнгән уенда Булат Солтанов җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология