Лениногорскида 5нче мәктәпнең бер сыйныфын дистанцион укуга җибәрделәр.
Классның 20 проценттан артык укучысы дәрескә килмәгәч, мәктәп җитәкчелеге шулай хәл иткән. Укучылар ОРВИ белән чирли.
Бер атна дәвамында 3 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. 89 лениногорскилыга “пневмония” диагнозы куелган. 918 кеше ОРВИ белән больничныйда.
Роспотребнадзор Боз сараенда булырга тиешле хоккей турнирын үткәрмәскә дип тәкъдим иткән.
Нет комментариев