Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Казан кешесе законсыз бизнес оештырып, акча эшләргә теләгән

Лениногорскида законсыз бизнес оештыручы озакламый хөкем каршына басачак.

Прокуратура әлеге җинаять эше буенча  гаепләү карарын раслады.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 33 яшьлек Казан кешесе, Лениногорскиның Агадуллин урамындагы торак буларак кулланылмый торган бинада, легаль булмаган уен салоны ачып, акча эшләргә ниятләгән. Әмма законсыз бизнеска  "шаулап чәчәк атарга” мөмкинлек бирмәгәннәр, полиция хезмәте эшмәкәрнең эзенэ төшкән.

Законсыз  эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә шик тудыручы, үзенең гаебен тулысы белән таныган. Хәзерге көндә яшәү урыныннан беркая да чыгып китмәү турында  имза куйган һәм суд утырышын көтә.

 

фото: https://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев