Лениногорскида хаҗилар белән очрашу була
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хаҗилар белән очрашу була

"Ислам в Лениногорске" төркеме хәбәр иткәнчә, 22 сентябрь көнне шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә хаҗилар-хаҗияләр белән очрашу узачак.

 

Очрашуда күптән түгел хаҗдан кайтучылар булачак. Алар Мәккәдә күргәннәрен сөйлиячәк, хис-кичерешләре белән уртаклашыр.

Очрашуда катнашырга теләсәгез, "Ихлас" мәчетенә сәгать 12.00гә килегез.

Фото: редакция архивыннан


Нет комментариев