Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида комсомолның 100 еллыгын билгеләп үттеләр (ФОТОлар)

Мәдәният сараенда оештырылган җылы чарада Лениногорскиның   комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затлар, өлкән буын вәкилләре чакырулы иде.

Алар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, комсомол вәкилләре котлаулар кабул итте.

Туган якны өйрәнү музее юбилей уңаеннан бай күргәзмә оештырган, шулай ук бәйрәмгә килүчеләр җирле рәссамнарыбызның иҗади эшләре белән дә якыннан таныша алды.


Беренчеләрдән булып залда утыручыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов  тәбрик итте.
-Без, бүгенге яшьләр, комсомол ветераннарына зур рәхмәтле. Бөек Ватан сугышында комсомолларның батырлыгы, сугыштан соңгы елларда илне торгызуда аларның фидакарь хезмәте – безнең өчен үрнәк, -диде ул чыгышында.
  Бәйрәм чарасында күпләргә“Ленин комсомолына 100 ел” ордены һәм таныклыгы тапшырылды. Шулай ук бу көнне шәһәр һәм районында актив катнашучы яшьләрне дә билгеләп уздылар, аларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев