Лениногорскида коронавирустан вакцинациянең беренче этабы узды
170 лениногорскилы ковид-19дан вакцинация ясатты.
Бу хакта үзәк район хастаханәсе хәбәр итә.
Вакцинацияне 18 яше тулган, вакцина ясатырга теләүче һәркем ясата ала.
Прививка алучылар арасында 29 медицина хезмәткәре, 9 – мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, промышленность һәм транспорт предприятиесеннән – 31 хезмәткәр. Шулай ук хроник авырулары булганнар да прививка ясаткан, андыйлар – 38.
Вакцинация алдыннан табиб янында булырга кирәк, монда анкета да тутырырга. Табиб тикшерү үткәргәч, прививка ярыймы, юкмы икәнен билгеләячәк.
Вакцинация ясатыр өчен алдан язылу кирәк. Телефоннар: 5-05-15, 9-09-50 (ЦРБ һәм медсанчасть поликлиникалары) дүшәмбедән җомгага кадәр – 8.00дән 15.00гә кадәр шалтыратырга була.
Шулай ук ЦРБ һәм медсанчасть поликлиникаларының мәгълүмат стойкасында, яшәү урыны буенча 5-06-68, 5-24-53 телефоннары буенча 7.00дән 17.30 кадәр язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев