Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида куркынычсызлык турында сөйләштеләр

Мэриянең утырышлар залында терроризмга каршы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү сорауларына кагылышлы киңәшмә узды. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде.


Утырышта районның Совет һәм Башкарма комитетлары, хокук саклау органнары, уку йортлары, мәгариф учреждениеләре директорлары, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында җәмәгать куркынычсызлыгы турында Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Иванчин сөйләде.
Бәйрәм вакытында полиция хезмәткәрләре сакны көчәйтә, “Юбилейный” паркында 22 декабрьдән тәүлек әйләнәсе сак эшли, ди ул.

Янгын куркынычсызлыгы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге Альберт Зарипов чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, шәһәрдә пиротехник чара җибәрү өчен аерым урын бар, ул Чайковский белән Гагарин урамнары арасындагы Тукай урамы. Татарстан Республикасы территориясендә 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Соңыннан Рәгать Хөсәенов хезмәтләргә тиешле күрсәтмәләр бирде, бәйрәм чорында контроль тагын да көчле булырга тиешлеген искәртте.


Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

http://leninogorsk.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев